Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган, 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Янгынчылык Көне 365-еллыгы хөрмәтенә Казанда һәлак булган Татарстан Республикасы Россия МЧС хезмәткәрләре һәйкәленә чәчәк кую церемониясе узды. Чарада ветераннар, тол хатыннар һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсе идарә итүче составы катнашты. Янгынчылык Көне 365-еллыгына багышланган төп чара 1 майда Җиңү Паркында узачак.
Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).
“Ышаныч телефоны” халыкка консультатив ярдәм күрсәтү, Россия МЧС ТР Баш идарәсе һәм ТР МЧС эшен камилләштерү максатыннан булдырылды. Шулай ук Россия МЧСында 24 сәгать режимында эшләүче “ышаныч телефоны” федераль номеры кертелде: (495) 449-99-99, һәм “Россия МЧС Идел буе региональ үзәге ышаныч телефоны” - 8 - 800 -100-11-20. Телефоннар аша тәүлек буе мөрәҗәгать итергә була.
Тиңдәш “ышаныч телефоннары” Россия Федерациясе субъектларының барлык Россия МЧС территориаль органнарында эшли.
№10 янгын часте хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәре уңаеннан Республика балалар клиника хастаханәсендә дәваланучы балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Киң программалы мавыктыргыч чара балаларның ата-аналарына, хастаханә хезмәткәрләренә һәм янгынчыларның үзләренә дә бик охшады. Кот Матроскин турында кечкенә театр чыгышын караганнан соң, урамда янгыгчылар тамашачыларны махсус техника белән таныштырдылар. Күргәннәргә ваемсыз караган бала калмады.
№89 казан мәктәбе кадетлары традиция буенча һәр елны янгынчыларга үзләренең музыкаль бүләкләрен бирәләр. “Безнең янгынчылар дөньяда кыюлыклары белән аерылып тора” – шундый сүзләр белән ачылып китте бу елны чираттагы чара. Укучылар популяр эстрада җырларын, коткаручылар һәм янгынчылар турында җырладылар. Алар да уз чиратында бүләксез калмадылар. Өлкән остазлар артистларга тәм-том өләштеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 196 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 86 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 10 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
30 апрель – Россия янгынчылыгы көне. Һәлак булган хезмәткәрләрне искә алу көненә (25 апрель), Россия янгынчылыгы оешуының 365 еллыгына (30 апрель) һәм Бөек Ватан Сугышының 69-еллыгына (9 май) әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе оргкомитеты һәм ТР МЧС чираттагы утырышы узды.
1 майда Казанда Җиңү Паркына тантаналы чарага барлык башкала халкы һәм кунаклары чакырыла. Янгынчылар гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясыячак. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алачак. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылачак. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы планлаштырыла. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланачак.
30 апрель – Россия янгынчылыгының 365-еллыгы. Гадәттән тыш идарәчелеге хезмәткәрләре һәм ветераннары бүген Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре министрыннан котлау сүзләре алдылар. Министр ветераннарга барлык хезмәткәрләр исеменнән хезмәтләре , яшь буынга калдырылган тәҗрибә, халыкның куркынычсызлыгы сагында уңышлы хезмәт алып барган өчен рәхмәтен белдерде. Барлык янгынчыларга эшләрендә зур уңышлар, рух көче, исәнлек һәм җиңел хезмәт теләде.
2015 елның җәендә башкалада узачак су төре спорт чемпионаты буенча тикшерү ярышлары бара. Су төре спорт Сараенда узачак синхрон йөзү буенча ярышларда ТР Россия МЧС Баш идарәсе хезмәткәрләре кукынычсызлык тәэмин итәчәк.
Профессиональ бәйрәм – Россия янгынчылыгы Көне уңаеннан ТР федераль янгынга каршы көрәш 8 отряды бүлекчәләрендә хезмәттә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы узды. Аеруча уңышлы эш өчен 40 отряд хезмәткәре медальләргә ия булды. Барлык бүлекчәләр ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы – ТР гадәттән тыш хәлләр һәм граңжданнар оборонасы эшләре министры Рафис Хәбибуллиннан видеокотлаулар алдылар. Яшел Үзән янгын гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Халиуллин барлык бүлекчәләр исеменнән отряд ветераннарына махсус рәхмәтен белдерде.
Резеда Йосыпова, ТРФПС 8 отряды пресса хезмәте