Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 4 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
26.04.2014 г. 21.32 Биектау МР, Чепчуги авылы, Мирная урамы, 58 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 124 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар ике хатын – кыз мәетен табалар, 1941 һәм 1968 елгы. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
26.04.2014 ел 18.30 Әгерҗе МР, Кама елгасы.
ЗПСО № 6 коткраучылары ГИМС хезмәткәрләре белән бергә судан ир-ат мәетен чыгаралар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.