Тәүлек эчендә Татарстанда 14 янгын чыккан

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 189 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 73 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар булган. 

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 7 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,  транспорт чараның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

28.04.2014 ел 19.05 Биектау район Коркачык станциясе  Казансу елгасы

Казансу елгасы ярында кипкән үлән янган, нәтиҗәдә 2002 елгы малай тән җәрәхәтләрен алган, төрле тән пешүләре белән аны ДРКБга илттеләр.  Ул көнне Марсел дуслары белән Казансу елгасы ярында йөргән. Малайларга яр буенда гына йөрү аз була, алар кипкән үләнне яндырып җибәрәләр. Марселның ут белән саксыз эш итүдән, ялкын телләре үләннән аның өстенә күчә. Әлеге хәлнең шахиты булып, ярда утыручы балык тотучы була. Ул тиз арада ашыгыч медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә. Тиз арада килгән ашыгыч ярдәм аны район хастаханәсенә илтәләр, ләкин хәле начарлана башлагач баланы ДРКБга күчерәләр.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International