Россия янгынчылыгы 365-еллыгына: Яшел Үзән янгынчылары мәктәпләрдә уку эвакуациясе уздыра

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

      Яшел Үзән янгынчылары өчен шәһәр һәм район уку биналарында ачык ишекләр көне, экскурсияләр, “батырлык дәресләре” һәм балалар белән эвакуация үткәрү традицион чараларга әйләнде. Бу көннәрдә узачак профессиональ бәйрәм дә читтә калмады. Россия Янгынчылыгы Көне уңаеннан Федераль янгынга каршы хезмәт 8 отряд һәм ЗМР күзәтү эшләре Бүлеге хезмәткәрләре А.С.Пушкин исемендәге №9 лицейда эвакуация буенча укулар уздырды.

 

      Резеда Йосыпова, ТР ФПС 8 отряд пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International