№5 мәктәп укучыларының бүген үзләрен янгынчылар ролендә сынап карарга мөмкинлекләре булды. Чараны балаларга Әлмәт ТРО ВДПО һәм ТР ФПС ГПС икенче отряды хезмәткәрләре оештырды. 15 янгын часте буенча экскурсия узды. Укучыларга янгын техникасы һәм җиһазлары ничек эшләве турында сөйләделәр, аларны сынап карарга рөхсәт иттеләр.