Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 132 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 47 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 2сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

 

27.04.2014 ел  15.03  Саба МР, Иске Икшурма авылы, Пушкина тыкырыгы  10 нчы йорт.

  Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 48 кв.м. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1961 елгы ир – ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән.  

27.04.2014 ел  21.26  Баулы МР, Татар Томбарлы торак пункт,  Ленина урамы  19 нчы йорт.

  Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 80 кв.м. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1975 елгы ир – ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International