ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2011 ел
дүшәмбе

Мамадышта шәхси йортта көчле янгын чыга. Күршеләре әйтүенчә, бу йортта яшәүче гаилә спиртлы эчемлекләр белән бик дус булган.


16
август, 2011 ел
сишәмбе

 

Республикада хәзер “Торак-2011” янгыннарга каршы профилактика чаралары үткәрелә

Быел 7 айда Татарстанда 2078 янгын булган (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 7 процентка кимрәк). “Кызыл әтәч” китергән зыян 38 млн. сумлап исәпләнә (узган елгы 7 айдагыдан 66 процентка кимрәк). Янгыннарда быел 174 кешенең гомере өзелгән, 152сенең тәне каза күргән (былтыр 7 айда 184 кеше үлгән һәм 158енең тәне зыян күргән иде).


11
август, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Кичә башкаланың Җиңү Проспекты урамнда пассажир автобусы җәмәгать транспорты тукталышында торучыларны бәрдергән. Һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән.


10
август, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген Парин урамындагы 2013 елгы Универсиада объектында төзелеш күперчәләре җимерелеп төшү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, 8 е хастаханәгә озатылды.
Аларның 7 се Казанның Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, берсе Республика клиник хастаханәсенә китерелде. 


5
август, 2011 ел
җомга

“Коткару бөятен дөрес тот һәм ераграк ыргыт, ләкин шуны онытма ул бата торган кеше өстенә түгел, ә янына төшәргә тиеш” , - дип өйрәтте Машаны коткаручы. Мондый өйрәтмәләрне бүген “Заречье” балалар сәламәтләндерү лагерендә барлык балалар да үттеләр. “Куркынычсыз җәй”  эгида астында узган әлеге кызыклы һәм бик кирәкле чараны бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр минситрлыгы ТР буенча баш идарә хезмәткәрләре, коткаручылар һәм ОСВОД хезмәткәрләре уздырдылар. Шулай ук, оештыручылар балаларга батучыга беренче ашыгыч ярдәм чараларын һәм гадәттән тыш хәл булган вакытта коткаручылар нинди коткару җиһазлар белән кулланганын күрсәттеләр.       


28
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен янгыннарда меңләгән кеше һәлак була. Янгыннарның яртысы балалар шуклыгы аркасында чыга. Ярты  ел эчендә янгын 9 баланың гомерен өзде.


25
июль, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген 2 сәгать 55 минутта эзләү операциясе барышында Идел төбеннән су өстенә күтәрелгән “Булгария” теплоходында ике хатын-кыз мәете табылды. Алар трюмның алгы өлешендә 25 нче һәм 46 нчы каюталарда булган.


15
июль, 2011 ел
җомга

Бүген Кама Тамагы “Акчарлак” спорт комплексында “Булгария” пассажирларын эзләү-коткару операциясендә катнашкан “Арабелла” теплоходы экипажын, водолазларны һәм табибларны бүләкләделәр.


14
июль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Булгария” баткан урында тикшерү эшләре дәвам итә һәм судноны күтәрүгә әзерлек бара. Бу хакта бүген фаҗига сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерелде. ТР Хөкүмәт йортында узган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Александр Чуприян белдерүенчә, 13 июльнең 17.00 сәгатеннән алып бүгенге көннең 9.00 сәгатенә кадәр водолазлар суднога 94 тапкыр төшкән, 4 кешенең мәете табылган. Водолазлар эзләү операциясе башыннан алып барлыгы 439 тапкыр суднога төшкән. “Булгария” теплоходы һәлакәте фаҗигасендә гомере өзелүчеләрнең 105 мәете табылган.
Һәлакәт урынында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгыннан 1144 кеше һәм 188 техника эшли, коткаручылар Идел акваториясендә һәлак булучыларның мәетен эзләүне дәвам итә.


13
июль, 2011 ел
чәршәмбе
 

Татарстан Республикасында фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында

2011 елның 10 июлендә Куйбышев сусаклагычы аква­ториясендә “Булгария” теп­ло­ходының һәлакәте нәти­җәсендә һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен ур­таклашып,карар бирәм:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International