Бүген Кама Тамагы “Акчарлак” спорт комплексында “Булгария” пассажирларын эзләү-коткару операциясендә катнашкан “Арабелла” теплоходы экипажын, водолазларны һәм табибларны бүләкләделәр.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Равил Моратов катнашты. Барлыгы 138 кеше ТР дәүләт бүләкләре, ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте рәхмәт хатлары, кул сәгатьләре белән бүләкләнде. Бүген бүләкләр барысына да тапшырылмады, чөнки водолазлар һәм табиблар бер-берсен алыштырып һәлакәт урынында эшли. Калган бүләкләр соңрак ТР Министрлар Кабинетында тапшырылачак.
Равиль Муратов бүләкләнүчеләргә “Булгария” пассажирларын коткарудагы батырлык һәм һөнәрмәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, операция үткәргәндә барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителгән.
8 водолаз һәм 4 психолог “”Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. “Арабелла” теплоходы экипажына исемләнгән ТР Президенты Рәхмәт хаты капитан Роман Лизалинга тапшырылган. Шулай ук ТР Президенты Рәхмәт хатлары 18 водолаз һәм 6 психологка, 80 водолаз һәм 17 психологка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылгына “Волжские зори” газетасы мөхәррире Светлана Загидуллина белдерде.
Татар – информ мәгълүмат агентлыгы