Кичә Татарстан белән бергә бөтен ил авыр кайгыда иде
Кичә бөтен илдә “Булгария” корбаннарын искә алдылар. Мәскәүдә Президент Медведев белән Хөкүмәт башлыгы Путин һәлак булган кешеләргә багышлап шәм куйган. Ил башлыгына кайгы уртаклашу сүзләрен АКШ җитәкчесе Барак Обама да җиткергән. Матәм чаралары Казан елга портында һәм Иделнең теплоход су төбенә киткән урынында да узды. Фаҗига булган урынга республика җитәкчеләре генә түгел, һәлак булганнарның якыннары һәм журналистларны да алып бардылар. 100дән артык кешенең каберлегенә әверелгән су өстенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия транспорт министры Игорь Левитин да чәчәк бәйләмнәре салган. Алар Казандагы Мәрҗани мәчетендә һәм Петропавловск соборында да булды. Гыйбадәтханәләрдә корбаннарның рухына дога кылынды. Елга портына исә чәчәк салырга Миңнеханов һәм Левитин белән бергә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. Бирегә инде халык ике көн дәвамында чәчәкләр һәм уенчыклар китерә, шәмнәр куя.
Республика халкы бу көннәрдә зур тетрәнү кичерә. Иделдәге коточкыч фаҗига бер мизгел эчендә күпме гаиләне кара кайгылы итте. Миңа исә бу юлы репортажымны әлеге фаҗиганең җанлы шаһиты буларак язарга туры килә. Дөресен әйтим, күргәннәрне сурәтләр өчен сүзләр табуы кыен. Мәсәлән, үз баласын югалтудан шашар дәрәҗәгә җиткән ана турында ничек язарга?! Аның күзләре мине әле дә булса тетрәнергә мәҗбүр итә.
Бүген илдә матәм көне. Ә “Булгария” теплоходының корбаннары саны арта тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, якшәмбе көнне су төбенә киткән суднода 208 кеше булган. Шулардан 79ы гына исән калган. Кичә газетабыз басмаханәгә тапшырылганда 54 кешенең мәете су өстенә чыгарылган иде. Ватык теплоход ничек итеп юлга чыга алган? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты.
Россиядә ихтыярый янгын сүндерүчеләр саны 1 млн.нан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу Красноярскида узган ашыгыч киңәшмәдә.
Өч көн ял эчендә республикада 38 янгын очрагы теркәлде. Үлүчеләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
Биектау районында “Солнечный КГМИ” бакчачылар ширкәтендә йорт януы турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 7 июнь 01 сәг.13 мин. килә.
Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан хәрби бүлектә җомгага каршы төндә янгын чыккан, шуннан соң шартлаулар башланган. Тирә-яктагы авыллардан халык читкә чыгарыла.
Янгын сәбәпле бер артиллерия тубының шартлавы Русиядәге икенче бер хәрби ныгытмада да башка снарядларның шартлый башлавына китерде. Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан 86696 санлы хәрби бүлектә җомгага каршы төн уртасында янгын чыккан, дип хәбәр итте республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Шартлаулар шуннан соң башланган.
Пугачево авылы Татарстан белән чик буендарак урнашкан, ул Әгерҗедән берничә чакрым гына ераклыкта ята.Җәй җитте, укучылар ниһаять җәйге каникулга чыкты. Аларның күбесе сәламәтләндерү лагерьләренә, авылларга кайта. Җәй көнне балалар урамда үткәрергә ярата, бигрәктә су коенырга. Быел су йөзү сезоны 5 июннән ачыла. 2010 елда суда 230 кеше батып үлде шуларның, 17 бала. 2011 ел башыннан алып республикабызда 15 кеше суда батып үлде, 16 кеше коткарылды.
БЕЛЕШМӘ
УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ
Урман янгынны - үсемлекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.
УРМАН БЕТЕ ТОРМЫШЫННАН
Урман бете 2-3 ел яши. Өлкән урман бетләре көз һәм яз айларында зур урман хайваннарына ябышып аларның каннарын суыралар. Аннан ана бетләр җиргә йомырка салалар. Берничә атнадан йомыркадан личинкалар- җитлекмәгән бетләр барлыкка килә. Яз һәм җәй айларында вак хайван, тычканнар каны белән туеналар. Икенче елның язында нимфага әверелеп яңа үсеш стадиясе үтә һәм зур беткә әверелә.
Шулай ике еллык яшәү циклы дәвамында личинкалар һәм нимфалар зарарланган тычкан каны эчеп Лайм авыруы күчерәләр. Боррели зарарланган бет тукымасында бик тиз үрчи. Зарарланган бетләр башка иычканнарга, хайваннарга, шулай ук кешеләргә инфекция тарата.