Татарстан Республикасында фаҗигале вакыйгалар белән бәйле рәвештә матәм көне игълан итү турында
2011 елның 10 июлендә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә “Булгария” теплоходының һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнар турында авыр кайгы белдереп, аларның туганнары һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашып,карар бирәм:
1. 2011 елның 12 июлен Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан итәргә.
2. Матәм көнендә Татарстан Республикасының бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын түбәнрәк төшерергә.
3. Телерадиокомпанияләргә һәм мәдәният учреждениеләренә матәм көнендә күңел ачу тапшыруларын һәм чараларын үткәрмәскә тәкъдим итәргә.
4. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыкларына һәлакәттә үлгәннәрнең гаиләләренә күмүне оештыруда ярдәм итәргә.
5. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына һәлакәттә үлгәннәрнең гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә.
6. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.МИҢНЕХАНОВ
Казан, Кремль
2011 ел, 11 июль, № ПУ- 398