24 гыйнвар көнне 12 сәгать 00 минутта Идел елгасында Аракчино – Югары Ослан боз өстеннән үтә торган юл ачылачак. Шул ук көнне Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре әлеге кичүне тикшерәчәкләр.
Кичә республикада 4 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: янгыннарның икесе исерек килеш тәмәке тартуыннан чыккан, берсе кыска ялганыштан, тагын берсенең сәбәпләре ачыклана.
Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 38 тапкыр юлга чыккан.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зур зарар салуы турында инандырып тору кирәкмидер. Исерек килеш тәмәке пыскыту кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына калмый, ә фаҗигале хәлләргә дә китерә.
Бөтен республикада ТРО “ВДПО” ТР, МОУ “ДПО ТР отрядлары”, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм муниципаль хакимият органнары катнашуы белән эш киңәшмәләре уза. Әлеге киңәшмәләр Казан, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Чистай отрядларында узды.
“Чүпрәле - Азык” җәмгыятеннән Виталий Мердеев һәм Владимир Мискин ирекле янгын сүндерүчеләр рәтенә басуларын нәкъ шулай аңлата. Чыннан да ирекле янгын сүндерү отрядына махсус рәвештә кешеләрне тупламыйлар, шулай да әлеге командада очраклы кешеләр дә юк.
Кичә республика янгын сүндерүчеләре 10 мәртәбә янгын сүндерергә чыктылар. Янгында бер кеше үлде.
ЯНГЫН – ул күзәтүләрсез яну, матди зыян китерүче, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлекләренә дәүләт һәм җәмгыять ихтыяҗларына зарар салучы яну .
Бүген 08.55 сәгатьтә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә начар һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 торак пунктта ут бетүе хакында хәбәр килде.
Нәтиҗәдә, 1720 йортта яшәүчеләр (Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында гомер кичерүче 6881 кеше) утсыз калды.
Бүген 17 сәг. 35 минутта Лаеш районының 62 км Казан – Оренбург трассасында юл – транспорт фаҗигасы булды. Алты кеше һәлак булды шуларның берсе 2001 елгы бала, өч кеше җәрәхәт алды.