Биналарда янгын чыккан очракта үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында белешмә

2012 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

ЯНГЫН – ул күзәтүләрсез яну, матди зыян китерүче, кешеләрнең  тормышына һәм сәламәтлекләренә дәүләт һәм җәмгыять ихтыяҗларына зарар салучы яну . 

НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ:

 ЯНГЫН ВАКЫТЫНДА БИНА ЭЧЕНДӘ

Таныш булмаган теләсә нинди бинага кергәндә төп керү-чыгу һәм өстәмә ишекләрнең ничек  урнашуына  игътибар итегез.

А )Янгын чыккан очракта:

1.           Янгын сүндерүчеләргә хәбәр итегегез.

2.           Куркыныч хәлнең булуын һәм аның кайсы яктан килгәнең билгеләп, булган хәлгә бәя бирегез.

3.           Янгынның капма-каршы ягына барыгыз.

4.           Төтен булмаган баскычка таба хәрәкәтләнегез яки чыгу юлына таба кузгалыгыз.

Ә) Төтенле коридор аша котылырга уйлаганда:

 

 

1.           Кулъяулык, кием аркылы сулагыз.

2.           Иелеп яки шуышып чыгу юлына таба хәрәкәтләнегез (идәндә һәрвакыт чиста һава катламы бар). 

3.           Якындагы ачык ялкын яныннан узганда, юеш тыгыз тукыма белән капланырга.

Б) Сезгә таба ялкынлы ут өере хәрәкәтләнә:

 

1.  Тиз генә уйламыйча егылыгыз

2.  Башыгызны  тукыма, кием  белән каплагыз

3.  Сулыш алуны тоткарлап торыгыз.

ТӨТЕННЕҢ КУРКЫНЫЧ КҮЛӘМДӘ БУЛУЫ  ҺӘМ ЮГАРЫ ТЕМПЕРАТУРА БУЛГАНДА

Төтен зур күләмдә булганда  һәм күрү мөмкинлеге 10метрдан да түбән булса, анда кермәгез, берничә генә сулыш алу да сезне үлемгә илтергә мөмкин. 

Әгәрдә баскычка чыга алмыйсыз икән яки чыгу юлына:

1.    Бинага кире  кайтыгыз.

2.       Ишекне тыгыз итеп ябыгыздверь

3.       Ишек ярыкларын һәм һава керә торган тишекләрне юеш тукыма белән каплагыз, ә ишекне су белән сибегез.

4.       Янгын сүндерүчеләрне көтегез.

 

Балкон булган очракта:

1.       Балконга яки  лоджиягә чыгыгыз.

2.       Ишекне тыгыз итеп ябыгыз

3.       Стационар янгын баскычы буйлап яки башка фатирның янгын баскычын кулланып төшегез.

 

Янгын вакытында үз-үзеңне тотуның

Төп кагыйдәләр

       Янгын күргәч үзегезнең көчегезгә һәм бу хәлләргә дөрес бәя бирергә һәм үзегезгә ярдәмчеләр табырга тырышыгыз .

Иң элек, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Бик куркыныч очракта мал-мөлкәтегезне коткарып вакытны әрәм итмәгез.

Иң мөһиме нинди генә юл белән булса да, үзегезне һәм бәлага торучыларны коткарыгыз.

Балаларны һәм картларны коткару турында кайгартыгыз. Аларны янгын чыккан урыннан ераккарак алып китерегез, чөнки газ баллоннары бензин баклары шартларга мөмкин һәм ут бик тиз җәелергә мөмкин..

  Янгын сүндерү бүлекчәсен каршы алырга кемне булса да мәҗбури рәвештә җибәрергә кирәк. Аларга кирәкле мәгълуматны (төгәл адрес, подъезга илтуче кыска юллар, нәрсә яна, кешеләр бармы икәннен)җиткерергә.

Янгын вакытында ярамый

-          Төтенле баскыч аркылы чыгарга маташу.

-          Лифт белән куллану

-          Су ага торган торба буйлап, җәймә һәм бау кулланып төшү.

-          Ишек һәм тәрәзәләрне ачу (бу кислорорд керүен арттыра).

 

-          Югары катның тәрәзәсеннән сикерү.

 

-          Эшләп торган  электр приборларын су белән сүндерү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International