Бүген 17 сәг. 35 минутта Лаеш районының 62 км Казан – Оренбург трассасында юл – транспорт фаҗигасы булды. Алты кеше һәлак булды шуларның берсе 2001 елгы бала, өч кеше җәрәхәт алды.
Фаҗига турындагы хәбәр Лаеш муниципаль районының ЕДДСка узып баручылардан килә. Юл – транспорт фаҗигада 5 машина бәрелеште ике зур йөк машинасы (КамАз һәм маркасы билгеләмәгән машина) һәм өч җиңел машинасы (ВАЗ – 2110; УАЗ Патриот; Шевроле Ланос).
Фаҗига булган урынга Лаеш районының №118 нче янгын сүндерү сагының көчләре, ЗПСО №3 коткаручылары, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең оператив төркеме чыкты. Барлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 15 кеше һәм 5 техника эшләде.