Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә хәрби байрак тапшыру тантанасы булды. Шулай ук байрак тапшыру тантанасында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының баш хәрби эксперты Павел Плат, ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, шулай ук Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе шәхси составы катнашты.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе округы субъектлары буенча Баш идарә башлыклары һәм РФ ИФО субъектлары башкарма хакимиятләре органнарының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссияләре рәисләре катнашындагы уку-методик җыены кысаларында, РФ министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең 2011 нче елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм 2012 нче елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы узды.
Россиядә аномаль салкыннар вакытында даими яшәү урыны булмаган гражданнар турында кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу чираттагы Бөтенроссия селектор киңәшмәсе вакытында әнә шулай дип белдерде. Киңәшмәдә РФ субъектларының түбән температура шартларында эшләүгә әзерлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, шулай ук республика Сәламәтлек саклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Фән һәм мәгариф, ТР буенча Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстанда якын көннәрдә җылытмаячак. Ул хакта бүген "ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ җитәкчесе Сергей Захаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызылыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында хәбәр итте. Утырыш ТР Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узды. Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, республикада 21 гыйнвардан аномаль салкын һава торышы урнашты. Тәүлек өчен уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк.
Кичә көндезге уникеләр тирәсендә Казанның Ямашев 81 урамында янгын чыккан. Дүрт бүлмәле фатир янган. Ут белән камап алынган фатирдан янгын сүндерүчеләр ике 1954 елгы һәм 1979 елгы хатын – кызны коткарган. 18 кешене эвакуацияләгәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның мәйданы 5 кв.м. тәшкил иткән. Ут электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында чыккан.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Әзербайҗан Республикасы ягыннан Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Рафаил Мирзоев катнашты.
28 гыйнвар көнне 15 сәг.00 мин. ЕДДС диспетчерыннан Киров районының “Речной техникум” тукталышында автобус януы турында хәбәр килә. Янгын бара торган автобусның мотор бүлегендә чыга. Автобус эчендә пассажирлар да була.
Кичә республикада 9 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм тәннәре зарарланганнар юк. Янгыннарның чыгу сәбәпләре түбәндәгечә: кыска ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне кулланганда янгын куркынычсыз кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән 1 янгын, билгесез сәбәпләр буенча 1 янгын чыккан.
24 гыйнвар көнне Югары Ослан районында Куралова авылында янгын чыккан. Йорт януы турындагы хәбәр 112 нче янгын сүндерү сагына 14 сәг.00 минутта килеп ирешкән. Фаҗига булган урынга беренчеләр булып 14 сәг.04 мин. Куралово ирекле янгын сүндерүчеләре килгән.
Бүген Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясауга багышланган Бөтенроссия җыенында Татарстан Республикасының өч вәкилен бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР буенча Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Равил Моратов Россия алдындагы хезмәтләре өчен Макаров пистолеты белән бүләкләнде.