ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Апас муниципаль районының 106 нчы янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков белдерүенчә, 2011 елда Апас муниципаль районында барлыгы 29 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 2 кеше һәлак булган. Узган 2012 елда исә районда янгыннар чыгу очраклары кимеп, 25 очрак теркәлгән һәм янгында 1 кеше һәлак булган. 


22
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Журналистлар урамындагы 31 йортта төзелеш материаллары һәм автомобиль покрышкалары склады янган. Бина “Биг Зур” сәүдә үзәге тирәсендә урнашкан.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.


18
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә барган. 6 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.4 зарар күргән. Сәбәпләре: кыска ялганыштан 1 янгын, ут төртүдән 1 янгын, янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, электр җиһазларны дөрес кулланмау аркасында 1 янгын.


16
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отрядының Татар Суксыу авылының аерым пост хезмәткәрләре Актаныш районының Мари Суксыу авылының гомуми белем бирү мәктәбендә профилактик тикшерү уздырдылар.


15
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәләрен ликвидацияләү өчен  бүген Казаннан 7.40 сәг. коткаручылар төркеме ике авария – коткару машинада һәм автобуста юлга чыктылар. Барлыгы 22 кеше. Фаҗига булган урынга килгәч коткаручылар этләр белән югалган, зарар күргән кешеләрне эзләргә тотындылар һәм хәрабәләрне сүтә башладылар.


14
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә барган. 1 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше зарар күргән 11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


9
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 30 декабрьдән алып 8 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 527 тапкыр чыктылар. Республикабызда 81 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 6 кеше һәлак булды, 4 кеше зарар күрде, 27 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2012 елда 91 янгын очрагы теркәлде, 16 кеше һәлак булды, 11 кеше зарар күрде.


26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

           Яңа елны каршылау бәйрәме безгә күп шатлык, куанычлар бүләк итә. Күтәренке кәеф үзенә генә хас бәйрәм рухы күңелләргә аеруча үтеп керә. Матур-матур уенчыклар, гирляндалар белән өебезне гадәттәгедән матуррак итү теләге тагын да арта. Ләкин, Яңа ел бәйрәмен янгын, ут фаҗигасе ямьсезләп ташларга мөмкин. Аны  булдырмас өчен янгынга каршы дәүләт хезмәте алдан ук кисәтеп куя.


21
декабрь, 2012 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше үлгән, 2 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылган. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында 1 янгын,  кыска ялганыштан 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча  3 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International