ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда янгыннар һәм утта һәлак булучылар ки­мегән. Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы әнә шундый саннар җиткерә. Әмма коткаручыларны Яңа ел бәйрәмнәре сагайта. Бак­саң, бер ел эчендәге янгын­нарның 20 проценты нәкъ менә шул чорга туры килә икән. Министрлык вәкил­ләре бу статистиканы 15 декабрьдә гамәлгә кергән янгынга каршы махсус режим ярдәмендә киметергә өметләнә. Кичә Министр­лар Кабинетында узган оч­рашуда алар журналистларга әнә шул хакта сөйләде. 


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Сәүдә нокталарында бәйрәм бизәге – чыршылар, төрле пиротехник продукция күпләп сатыла башлады. Өлкәннәрне дә, балаларны да фейерверк, петарда, бенгаль уты кебек яңа елны каршылау элементлары бердәй кызыктыра. Ләкин сатып алганда аларның тиешле таләпләргә җавап бирәме-юкмы икәне белән кызыксынып тормыйбыз. Менә иң элек нәрсәләргә игътибар итү зарур.


14
декабрь, 2012 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә барган. 4 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.6 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.


13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәме – балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күңелле чор ул. Һәр йортта диярлек урман сылулары – чыршылар бизәлә. Өмет тулы шатлыклы мизгелләр хәсрәтле көннәргә әверелмәсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала. Ә ул кагыйдәләр бик гади.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен традицион бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти тутырылган хлопушкалардан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер инде аларга шактый зыян китерә торган  пиротехника әйберләре – петардалар, фейерверклар, ракетницалар да кушылды.


11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, 1 очракның сәбәбе  ачыклана.


7
декабрь, 2012 ел
җомга

Әлеге операция кысаларында Азнакай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге  бүлеге, полициянең участок уполномоченныйлары, ТСЖ вәкилләре белән берлектә “Универсал” ТСЖ  күпфатирлы торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерде. Төп игътибар  хокук бозуларны кисәтү, гражданнарның фатирларын тикшерү, бигрәк тә күпбалалы һәм имин булмаган  гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәгеләр, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар белән профилактик әңгәмәләр уздыруга  игътибар бирелде.


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

Халык иминлеген саклау максатында Федоровское авылында элекке “Сельзозтехника” берләшмәсе территориясендә берничә ел элек янгын сүндерү депосы ачылган иде.

 Равил Сайранов җитәкчелегендәге депо якын -тирә авылларга да хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта әлеге депо өчен Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортының элеккеге котельные  үзгәртеп корыла. Биредә төзелеш эшләре белән Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге “Заман” җаваплылыгы чикле җәмгыятенең төзелеш бригадасы шөгыльләнә. Алар бинага янгын сүндерү автомобильләре сыярлык ике ишек ясаган, тышкы яктан җылытып, профнастил белән стеналарын тышлый, түбәсен яба, эчке эшләрен башкаралар. Төзүчеләр эшне октябрь урталарында башлаганнар, объектны декабрь урталарында файдалануга тапшырырга җыеналар. 


3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән. 3 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, ут төртүдән  1 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын,  кыска ялганыштан 3 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Кыш айларында иң зур кыенлыкларның берсе булып аяк астының тайгак булуы санала. Шуңа да егылып имгәнүне булдырмый калу өчен иң беренче чиратта дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда да аның табан астын таймаслык итеп ясатырга мөмкин. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International