Күрше республикага ярдәм итү

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Көнкүреш газ шартлау нәтиҗәләрен ликвидацияләү өчен  бүген Казаннан 7.40 сәг. коткаручылар төркеме ике авария – коткару машинада һәм автобуста юлга чыктылар. Барлыгы 22 кеше. Фаҗига булган урынга килгәч коткаручылар этләр белән югалган, зарар күргән кешеләрне эзләргә тотындылар һәм хәрабәләрне сүтә башладылар.

Көнкүреш газ бүген Чуваш республикасының Тувси Цивиль районың өч катлы ике подъезлы йортта шартлады. Шартлау турындагы хәбәр 5.40 сәг. килде. 30 кеше коткарылды. Тревога буенча килгән коткаручылар 7 кешене коткардылар. Өч кеше хәрабәләр арасында калды. Соңгы мәгълумат буенча ике кешене таптылар. Бер хатын – кыз һәлак булган, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре дәвам итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International