Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә барган. 1 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше зарар күргән 11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 3 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 6 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
Янгын
13.01.2013 ел 10.30 Казан шәһәре, Ак. Павлов урамы, 13 нче йорт, 44 фатир
Ут 9нчы каттагы балконны камап алган булган. Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 10.30 сәг. килгән. Коткаручыларның ярдәме белән өске каттагы баскычтан 10 кешене чыгардылар шуларның икесе бала булган. Тагын бер кешене янгын сүндерүчеләр ут чыккан фатирдан алып чыктылар. Бәхеткә каршы үлүчеләр юк. Янгының сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.