Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Яр Чаллы отрядының Татар Суксыу авылының аерым пост хезмәткәрләре Актаныш районының Мари Суксыу авылының гомуми белем бирү мәктәбендә профилактик тикшерү уздырдылар.
Тикшерү барышында янгынга каршы хезмәткәрләре төп игътибарларын түбәндәгегә билгеләделәр: эвакуация юлларның хәле, янгын автоматик һәм янгын турында хәбәр итү системаларның төзек булулары, янгын сүндерүнең беренче чаралары, электр җиһазларның хәле һәм әлеге мәктәптә хезмәт күрсәтүчеләрнең янгын турындагы белемнәре.
Моннан тыш, администрация хезмәткәрләре һәм укытучылар белән янгын сүндерүчеләр янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уздырдылар, янгын сүндерүнең беренче чаралары буенча тәкъдимнәрен бирделәр, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр тапшырдылар.