Бәйрәм вакытында Республикабызда 81 янгын очрагы теркәлде, 6 кеше һәлак булды

2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел каникуллары вакытында, ягъни 30 декабрьдән алып 8 гыйнварьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең бүлекчәләре тревога буенча 527 тапкыр чыктылар. Республикабызда 81 янгын очрагы теркәлде, шушы янгыннарда 6 кеше һәлак булды, 4 кеше зарар күрде, 27 кеше коткарылды. Алдагы ел белән чагыштырып карасак, әлеге күрсәткечләр берникадәр яхшырак. 2012 елда 91 янгын очрагы теркәлде, 16 кеше һәлак булды, 11 кеше зарар күрде.

Янгыннарның төп сәбәпләре  түбәндәгеләр: мичне артык кыздыру – 18 янгын, электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында – 18 янгын, исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 15 янгын, җылыту приборлары төзек булмавы аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү - 20 янгын,  ут төртүдән – 4 янгын, 3 янгыннарның сәбәпләре ачыклана.

Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 106  тапкыр чыктылар. Шуларның 54 тапкыр ишекләрне ачу буенча, 23 тапкыр ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү, башка чакырулар буенча – 29 тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International