Янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә барган.

2012 елның 21 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.2 кеше үлгән, 2 кеше зарар күргән, 3 кеше коткарылган. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында 2 янгын, мичне артык кыздырудан 2 янгын, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында 1 янгын,  кыска ялганыштан 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча  3 тапкыр.

Янгын

20.12.2012г.  03.10  Норлат шәһәре,  Линейная урамы, йорт №36А.

Җылыту мичләрен дөрес кулланмау аркасында беркатлы бүрәнәле йортта янгын чыкты.  Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1976 елгы хатын кыз  һәм 2010 елгы бала мәетен табалар.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International