ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Иминият бәрабәренә, җиһазланыш дөньякүләм югарылыкта булачак, техника ягыннан тәэмин ителеш тә, димәк, безгә әйбәт кенә эшләргә кала, ә эш системалы рәвештә алып барыла, диде ТР Президенты Р.Миңнеханов

Ачкычларны аларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков тапшырды.

Янгын сагы Казан гарнизоны бүлекчәләре бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры, РФ Гадәттән тыш хәлләр һәм буенча Хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе Владимир Пучков кулыннан яңа автомобиль ачкычлары алды. Әлеге 36 берәмлек техника башкаланың янгын иминлеген саклауга, шул исәптән Универсиада объектларында янгын иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итәчәк.

Аны “Казан” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов һәм Рафис Хәбибуллин каршы алды

Бүген Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр Владимир Пучков килде.

Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


11
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2013 елга бурычлар билгеләде

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын,  4 янгынның сәбәпләре ачыклана.


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортларның берсендәге фатирда ике кешенең мәетен тапканнар. Ир-атка – 32, хатынга 31 яшь булган. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, алар сөрем исеннән агуланганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә барган. 7 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Сәбәпләре:  янгын белән саксыз эш итүдән  – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын.


4
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

03.02.2013 ел. Баулы муниципаль районының бердәм коткару хезмәтенә моторсыз парапланның төшүе турындагы  хәбәр 15.30 сәгатьтә килде. Фаҗига булган урынга барлык ашыгыч хезмәткәрләр чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә барган. 4 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән, 1 кеше зарар күргән, 20 кеше коткарылган.  Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшне алып барганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, 5 янгынның сәбәпләре ачыклана.


1
февраль, 2013 ел
җомга

Күптән түгел Кама елгасындагы боз өстеннән рәсми кичү оештырылу турында язган идек. Бу урын машина йөртүчеләргә генә түгел, балыкчыларга да ошаган. Алар кичү юлы тирәсендә кармак салу өчен бәкеләр тишә башлаганнар.  

     Күпсанлы тишекләр бозның чыдамлыгын киметә, боз аша чыгучы машиналарга куркыныч тудыра. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә,  мондый урыннардан боз чатнап китәргә мөмкин. Өстәвенә, балыкчыларны кисәтүләр дә, хәтта штрафлар да куркытмый икән.  Бигрәк тә, авыл “браконьерлар” азынган: алар бозга йөзләрчә тишек тишеп бетергәннәр инде. Ә моның ахыры аяныч тәмамланасын уйлап та карамыйлар. Дөрес, гадәттән тыш хәлләр инспекторлары даими тикшереп торганлыктан, әлегә андый күңелсезлекләр булмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International