Аны “Казан” халыкара аэропортында Рөстәм Миңнеханов һәм Рафис Хәбибуллин каршы алды
Бүген Татарстанга бер көнлек эш сәфәре белән РФ гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министр Владимир Пучков килде.
Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Килүгә үк Владимир Пучков һәм аны озата баручы затлар Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ихтыяҗы өчен техника (яңа автомобильләр) тапшыру тантанасында катнашыр, дип көтелә.
Көннең икенче яртысында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең утырышында катнаша.
Казанда булганда, Владимир Пучков Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгеннең яңа бүлмәләрендә булачак, үзәкнең техник мөмкинлекләре белән танышачак. Моннан тыш, федераль министр ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәген караячак, анда аңа ТР эзләү-коткару хезмәтенең техникасы һәм кораллары тәкъдир ителәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы