Иминият бәрабәренә, җиһазланыш дөньякүләм югарылыкта булачак, техника ягыннан тәэмин ителеш тә, димәк, безгә әйбәт кенә эшләргә кала, ә эш системалы рәвештә алып барыла, диде ТР Президенты Р.Миңнеханов
Татарстан халкын һәм быел җәен Казанда Универсиада уздырганда анда катнашучыларны, кунакларны куркынычсызлык ягыннан тәэмин ителеш буенча җыелып сөйләшү-фикерләшү һәм куелган бурычларның үтәлешен барлау һәм яңаларын вакыт кысаларына кертеп билгеләү максатыннан бирегә җыелдык, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында булган утырыштан соң журналистлар белән аралашкан Россия гадәттән тыш хәлләр буенча министры Владимир Пучков. Шушы мәсьәлә белән шөгыльләнгән федераль структуралар, Татарстан Республикасы җитәкчеләре белән тыгыз багланышта булып, куелган бурычларны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыгачак дип ышандырып әйтә алам. Без тормыш иминлеген комплекслы тәэмин итү буенча иң алдынгы технологияләрне кулланылышка кертәбез, бу транспорт системаларына, күпләп халык җыелган урыннарда, Универсиадада иминлек сакланышына кагыла. Ул-бу була калса, халыкның аек акыл белән эш итүе, әйләнә-тирәсендә ярдәмгә мохтаҗларга булышырлык булуы, һөнәри ярдәм күрсәтелсен өчен “01”, “02”, “112” хезмәтләренә тиз арада хәбәр итүе мөһим, ә Татарстанның халыкны әзерләүдә тәҗрибәсе зур, диде министр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, Универсиадага әзерлек барышында куркынычсызлык тәэмин ителеше буенча транспорт инфраструктурасы иң күп чыгымлысы, дип билгеләп үтте: бу аэропорт, тимер юл транспорты, интермодаль пассажирлар һәм йөк ташулар, метро, дигәндәй... Куркынычлык дәрәҗәсе югары булган объектлардагы персоналны өйрәтүдә таләп ителгән чаралар, контрольлек итү җиһазларына чыгымнар ягыннан тәэмин ителеш булырга тиеш, дип басым ясап әйтте Президент. Җыеп кына әйткәндә, иминият бәрабәренә, җиһазланыш дөньякүләм югарылыкта булачак, техника ягыннан тәэмин ителеш тә, димәк, безгә әйбәт кенә эшләргә кала, ә эш системалы рәвештә алып барыла, диде Р.Миңнеханов.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы