Параплан төште

2013 елның 4 феврале, дүшәмбе

03.02.2013 ел. Баулы муниципаль районының бердәм коткару хезмәтенә моторсыз парапланның төшүе турындагы  хәбәр 15.30 сәгатьтә килде. Фаҗига булган урынга барлык ашыгыч хезмәткәрләр чыкты. Ачыклаганча параплан белән идарә итүче, 1980 елгы Башкортостан республикасының Октябрь шәһәренең торучысы очкан вакытта параплан белән идарә итә алмый һәм  нәтиҗәдә төшеп китә. Баулы гарнизонның янгын сүндерүчеләре килеп җиткәнче ашыгыч медицина ярдәме умыртка баганасын җәрәхәтләгән ир-атны хастаханәгә илттеләр.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International