Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2013 елга бурычлар билгеләде
Берничә еллар дәвамында Татарстан алдынгы позицияне били. Бу хакта бүген Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе, генерал-лейтенант Игорь Паньшин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы – Идел буе территориясендә динамик үсеш алучы субъект һәм биредә куркынычсызлык мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. “Тиздән Универсиада һәм без бөтен дөньяга Казанның спорт башкаласы гына түгел, ә куркынычсызлык чараларын да күрә белүен исбатларга тиеш. Безгә Казанда яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы рәисе Валерий Власов, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин һ.б. катнашты.
Рафис Хәбибуллин белдергәнчә, 2012 елда Татарстанда Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 10 меңнән артык кеше тормышы саклап калынган. Узган елда янгын чыгу очракларын 2 процентка һәм кешеләр үлемен 7,5 процентка киметүгә ирешелгән. Янгын-коткару бүлекчәләренең янгынга, юл-транспорт һәм башка һәлакәтләргә карата оператив эш итү күрсәткечләренең яхшыруы күзәтелә. Моннан тыш, су объектларында да вәзгыять тотрыкланды – суда һәлак булучылар саны кимеде.
2012 елда 5 гадәттән тыш хәл теркәлгән, аларда 11 кеше һәлак булган, дип билгеләп үтте ул. Алар транспорт чарасын файдалану һәм юлда йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Әлмәт, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Сарман һәм Чирмешән муниципаль районнарында янгын белән бәйле вәзгыятьне яхшырту буенча актив эш алып барыла. Әмма кайбер районнарда бу вәзгыять катлаулана. Шулай итеп, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Кайбыч, Лаеш һәм Менделеевски муниципаль районнарында узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр югары. Мисал өчен, Югары Ослан районында гомуми янгын күрсәткече кимегәндә, янгында үлүчеләр саны 3 тапкыр артып 10 кеше тәшкил иткән.
Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, республика территориясенең һәм яшәүчеләрнең якланган булу күрсәткече - аларның янгын сагы бүлекчәләре тарафыннан ничә процент яклануы. Аның составына федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре, республика янгынга каршы хезмәте һәм мөстәкыйль янгын сагы керә. Бүгенге көндә алар 99,54 процент республика халкы яши торган 96,56 процент торак пунктны саклый.
Федераль янгынга каршы хезмәтнең ТРдагы составына 4139 кешедән торган территориаль бүлекчә һәм 2777 кешедән торган килешү буенча эшләүче бүлекчә керә. Ел дәвамында алар тарафыннан 2373 янгын сүндерелгән,1742 кеше коткарылган.
2013 елның гыйнвар аеннан башлап 1150 кешедән торган 96 янгын сагы бүлекчәсе оештырылган. Ел дәвамында хезмәт бүлекчәләре 1825 тапкыр янгын, юл-транспорт һәлакәтенә, судагы һәлакәтләр урынына барган. Мөстәкыйль һәм янгын сагының башка төрләре белән бергә 700 гә якын янгын сүндерелгән, 22 кеше коткарылган.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, узган ел эш тыгыз булды, ә яңа эш алымнары яхшы һәм уңай нәтиҗә бирде. “Яңа ел безнең өчен үзенчәлекле. Хәзер 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә игътибар бирү зарур. Массакүләм чаралар үткәргәндә иң мөһиме - кешеләр иминлеге икәнлеген ассызыклап узам”, - диде ул.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, узган ел республикада кипкән үләнгә ут кабу очраклары киметүгә ирешелгән. Хәзер янгында һәм суда һәлак булучылар санын киметү бурычы куелды. “Бу эшне үз вакытында башларга кирәк”, - дип ассызыклады ул.
Премьер-министр үз чыгышында Татарстан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү эшендә “112” системасын тулысынча кертте, дип ассызыклады. Хәзер Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәл хакында ашыгыч хәбәр итү системасы проекты эшләнә, ул республика Хөкүмәте тарафынан хупланды һәм якын арада ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.
“2012 елда ведомство алдына куелган бурычлар үтәлде. Узган елда төп мәсьәләләрне гамәлгә кую буенча тәҗрибә тупланды, киләсе елда бу эшне актив дәвам итү зарур”, - диде ул.
“Татар – информ мәгълүмат агентлыгы”