Гадәттән тыш хәлләрдә район эвакуацияләнгән 145 мең кешене кабул итәчәк.
Аксубай районының эвакуациядә кабул итү комиссиясе кабул итү пунктларын тикшерү буенча күнекмәле өйрәнүләр үткәрде.
Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлләр еш очрый. Йә самолетлар мәтәләп төшә, йө терактлар, мисалга күптән түгел генә Чиләбегә төшкән метеорит. Ә менә соңгысы исә аксубайлылар өчен куркыныч түгел дип әйтеп булмый.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә барган. 10 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән, 1 кеше зарар күргән. Сәбәпләре җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын, кыска ялганыштан – 4 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Бүген дәүләт янгынга каршы бинада Халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан “Сударушка МЧС 2013” профессиональ конкурсның гала – концерты узды. Әлеге конкурс егерме алтынчы февральдән алып беренче матрка кадәр барды. Ул берничә этаптан узды теориядән зачет, спорт буенча әзерлек һәм иң мөһиме катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Быел “Сударушка МЧС 2013” конкурсында Гадәттән тыш хәлләр министлыгының 14 гүзәл затлары катнашты.
Бүген иртән Казанның Халыкара аэропортында ике самолет бәрелешкән.
8.12 сәгатьтә Татарстан башкаласы аэропортына Ульяновски-Казан рейсын башкаручы Ан-124 самолеты төшкән. Әлеге самолет Пассажирларны төшереп аэропортның йөк перроны тукталышына борылганда техник тикшерү узучы Як-42 кабинасының өске өлешенә зыян китергән.
Ан-124 бортында 8 кешедән торган экипаж булган, ә Як-42 дә кеше булмаган. Якынча мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.
Һәлакәт урынына тикшерү-оператив төркем киткән. Хәзерге вакытта һәләкәт килеп чыгу сәбәпләрен тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Һәлакәт сәбәпләре һәм китерелгән зыян күләме ачыклана, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Идел буе тикшерү идарәсе.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган. Сәбәпләре җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 3 янгын, янгын белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын, тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, газ баллоннарын дөрес кулланмау аркасында - 1 янгын.
Ел башыннан район территориясендә өч янгын чыккан.
150 мең сумга якын матди зыян килгән. Бу турыда Аксубай районы буенча ОНД начальнигы Рөстәм Гафиятов хәбәр итте. Елның салкын чорында һәр кеше җылыда яшәргә тели, әмма күпләр кышкыга алдан ук хәзерләнергә кирәклеген оныталар. Моның өчен төп һәм өстәмә җылылык һәм яктылык чыганагы булып торган җылыту системасын һәм электр җиһазларын тикшерергә кирәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре җылыту җиһазларын дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, 1 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Урман янгыннары һәм аларны булдырмау темасына фикер алышуда “Гранпис России” программасы җитәкчесе Михаил Крейндлин, Идел буе-Кама биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек идарәсе административ практика бүлеге җитәкчесе Илдар Хәнипов катнашты.
Айрат Шәйдуллин җитәкләгән Әгерҗе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе 2012 елда объектларны һәм торак пунктларны янгыннан саклауда ирешкән уңышлары өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсендә III урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш, бу бүлекчә Татарстанда оештырылган “Торакны янгыннан саклагыз” дигән темага республика стендлар смотр-бәйгесендә актив катнашкан өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә барган. 10 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. 1 кеше үлгән. Сәбәпләре: исерек килеш тәмәке тарту аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын, 2 янгынның сәбәпләре ачыклана.