Әлмәттә Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортларның берсендәге фатирда ике кешенең мәетен тапканнар. Ир-атка – 32, хатынга 31 яшь булган. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, алар сөрем исеннән агуланганнар. Быел республикада ике шундый фаҗига килеп чыккан булган инде. 5 гыйнвар көнне Зәй районының Поручиково авылында ике ир-ат, 20 гыйнвар көнне Казанда әнисе һәм кызы шул рәвешле вафат булганнар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы морҗаларны, мичләрне һәрдаим тикшереп торырга, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.