Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә барган. 7 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.