Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә барган. 4 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. 2 кеше үлгән, 1 кеше зарар күргән, 20 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын, эретеп ябыштыру эшне алып барганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, 5 янгынның сәбәпләре ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Янгын
03.02.2013 ел. 01.59 Казан шәһәре, Сухая река бистәсе, «КМПО № 14» бакчалар ширкәте, № 65 участок.
Ут бер катлы бакча йортын камап алган. Янгынның мәйданы 60 кв.м. тәшкил иткән. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ике билгесез мәеткә тап булалар. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
03.01.2013 ел. 02.08 Баулы районы, Покров Урустамак авылы, Совет урамы, 108 йорт
Ут шәхси йортта чыккан. Янгынның мәйданы 56 кв.м. тәшкил иткән. 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән 1962 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.