Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә барган.

2013 елның 11 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә барган. 3 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Сәбәпләре: кыска ялганыштан – 5 янгын, мичне артык кыздырудан – 1 янгын,  4 янгынның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International