Бозлавык вакытында тормоз педален басканда игътибарлы булыгыз. Машинада антиблокировка системасы булуына карамастан, тулысынча электроникага ышанырга кирәкми, эшне үз көчегез белән башкарып чыгарырга әзер булыгыз.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 4 кеше коткарылган.1 кеше һәлак булган, 2 кеше зара күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 18 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән янгын сүндерүчеләре өчен эш өстәлә. Янгын чыгу очраклары саны артуы бу вакытка туры килә. Еш очракта төп сәбәп булып мич, электр җылыткыч приборлары белән эшләү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, эчкән хәлдә тәмәке тарту тора.
Бүген Лаеш районы Ташкирмен поселогы янанда Меша елгасында 2 балыкчы “Нива” машинасында боз астына төшеп киттеләр. Бәхткә каршы, машина бөтенләй батканчы икесе дә вакытында выгып өлгерделәр.
Табигать арасында үз йортыңда камин яки мич алдында утырып ял итүеннән берни дә яхшырак була алмыйдыр. Ә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүе мондый ялның озакка сузылуын тәэмин итә ала.
ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йорт түбәләреннән кар яки боз катламы төшүе мөмкинлеге турында кисәтә. Түбәләрдә җыелган кар катламы җәяүлеләр өчен имгәнү куркынычлыгы тудыра.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 24 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
Мәскәүдә Россия МЧС гражданнар яклау Академиясе бинасында 6 декабрьдә “Батырлык йолдызлыгы” Бөтенроссия фестивале үтте. Конкурс номинантлары арасына өч Татарстан вәкиле ләкте.
Электр приборлары белән кулланганда куркынычсызлык чараларын истә тотуы мәһим. Кагыйдәләрне белү йорт һәм гаиләгез куркынычсызлык астында булуын тәэмин итә.