ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йорт түбәләреннән кар яки боз катламы төшүе мөмкинлеге турында кисәтә. Түбәләрдә җыелган кар катламы җәяүлеләр өчен имгәнү куркынычлыгы тудыра.
МЧС тәкъдим итә: сак булырга һәм йорт стеналарына якын килмәскә. Шулай ук мондый урыннарга машина куерга тырышмагыз. Йорттан чыккында игътибарлы булырга. Тратуардан барган чакта өстә шикле тавыш ишетсәгез, озакламыйча стенага терәлегез.
Куркыныч тротуарларны алар өстендәге боз калынлыгыннан белеп була. Калын боз катламы түбәдә боз сөңгеләре булуы мөмкинлеге турында хәбәр итә. Бу очракта хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нормалар буенча, боз төшү нәтиҗәсендә имгәнүләр алган өчен оешма җитәкчеләре җаваплы.
Түбә чистарту эшләре куркынычсызлык кагыйдәләре буенча алып барылырга, тротуарларда билгеләр һәм урап үтү юлы булырга тиешь.