Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан.

2013 елның 10 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 4 кеше коткарылган.1 кеше һәлак булган, 2 кеше зара күргән.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 21 тапкыр чыктылар. 18 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча 3тапкыр.

09.12.2013 ел 04.54 Казан шәһәре, Киров районы, Восточная урамы, 15 нче йорт.

Ут бер катлы торак йортта чыга. Мәйданы 120 кв.м. Әлеге йортның төп керү юлы ике өлешкә бүленгән: көнчыгышка һәм көнбатышка. Көнчыгыш ягында 1939 елгы бер хатын – кыз яшәгән. Ә көнбатыш ягында бер яшь гаилә торган. Фаҗига булган көнне йортның көнбатыш ягында торучылар кичке унда йокларга яталар. Иртәнге бишләр тирәсендә йортның хуҗасы мәченең акырган тавышына уяна һәм төтен исен сизеп ала. Өйне карап чыга, коридор бүлмәсендә ут чыкканын күреп ала. Тиз арада хатының һәм балаларын уятып ул үз көче белән янгынны сүндермәкче була, ләкин булдыра алмый. Балаларны тәрәзә аркылы урамга чыгара. 1978 елгы хатыны ул вакытта документлар алырга дип зал бүлмәсенә кереп китә, ләкин кире чыга алмый.  Аның үле гәүдәсен янгын сүндерүчеләр утны сүндергән вакытта табалар.  2008 елгы бала зарар күрә, аны ДРКБга озаталар. Янгынның сәбәбе – электр җылыту җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык таләпләрен дөрес үтәмәү.      

09.12.2013 ел 08.47 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр 62/08 90нчы фатир

Ут бер бүлмәле фатирга чыга. Мәйданы 1 кв.м.  Янгын сүндерүчеләр, 1947 елгы ир кешене коткаралар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.    

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International