Бозлавык вакытында тормоз педален басканда игътибарлы булыгыз. Машинада антиблокировка системасы булуына карамастан, тулысынча электроникага ышанырга кирәкми, эшне үз көчегез белән башкарып чыгарырга әзер булыгыз.
Автомобиль тормоз педаленә өзек-өзек басып йөртү җиңелрәк. Професионаллар моны бөтенләй сизелмәслек итеп башкаралар. Бозланган юлдан барган чакта двигатель белән әкренәергә кирәк, зажигание һәм передачаны сүндермичә:
а) сцепленияне сүндермичә, ягулык керүен туктатырга;
б) сцепленияне басып түбән передачаны кабызырга;
в) киредән сцепленияне кабызырга.
Бозланган юлда маневлар ясаган чакта сак, игътибар белән, кискен хәрәкәтләрсез эш итәргә кирәк. Кагыйдәләр буенча машиналар арасындагы дистанция икеләтә автомобиль тизлегенә туры килергә тиеш. Кагыйдәләрне үтәгез!
Юлларда уңышлар сезгә!