Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).
5 декабрьдә ГТРК “Вести-Татарстан” каналында Татарстан Республикасы РФ МЧС ГИМС Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Регина Гаязова белән туры эфирда көз һәм кыш периодларында бозда куркынычсызлык чаралары турында әңгәмә узды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 27 тапкыр чыктылар. 29 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.
“ТР 1ОФПС ГПС (килешү нигезендә)” ФКУ Чиситай, Әлмәт, Мөслим, Минзәлә һәм Азнакай районы махсус мәктәп-интернат укучылары өчен янгын сүндерү частенә экскурсия оештырды. Балалар белән аралашу үзенчәлекләрен истә тотып ТР ОФПС-1 ПЧ-33 башлыгы урынбасары Илнар Шайдуллин сурдо-тәрҗемәче ярдәмендә пожарныйларның профессиясе, ничек ял итү, физик формада булу һ.б. турында сөйләп үтте. “Кызыл машина” кабинасында утырып руль тәгәрмәче әйләндерү балалар өчен аерым бер куанычлы вакыйга булды.
Законнарда потенциаль куркыныч объектларда табигый һәм техник характердагы гадәттән тыш хәлләр кисәтү өлкәсендә үзгәрешләр турында мәгълумат алу өчен 150 ТР оешма вәкиле җыелды.
Мәскәүдә Россия МЧС гражданнар яклау Академиясе бинасында 6 декабрьдә “Батырлык йолдызлыгы” Бөтенроссия фестивале үтте. Конкурс номинантлары арасына шулай ук Татарстан вәкилләре дә ләкте.
Россия ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә. Су аркылы боз өстеннән махсус урыннардан гына чыгыгыз. Автомобиль белән керүе кискен тыела!
Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 20 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.
ГИБДД хезмәткәрләре бүген Казан урамнарында юлларда спецавтомобильләргә юл бирү ягын тикшерү сәбәбеннән профилактик рейд үткәрделәр. Кагыйдә бозучыларны юлда йөрү кагыйдәләре турында махсус видеоролик карау өчен ГИБДД Республика идарәсе бинасына юнәлдерделәр.