Мич белән эшләү куркынычсызлык чаралары

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

    Табигать арасында үз йортыңда камин яки мич алдында утырып ял итүеннән берни дә яхшырак була алмыйдыр. Ә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүе  мондый  ялның озакка сузылуын тәэмин итә ала.

1. Җылыту сезоны башлану алдыннан төтен чыгу юлларын һәм мич эчен чистартырга, төзәтергә һәм известь яки балчык эремәсе белән акларга (ярыклардан төтен чыгу урыннарын тиз табу өчен). Мичнең шулай ук тарту көчен тикшерүе бик мөһим, тыгылган чүпне чистартып торырга.

2. Теләсә кайсы мичнең нигезе булырга тиеш.

3. Мич һәм төтен чыгу юлы агач конструкцияләр белән терәлү урыннарында кирпич катлам белән капланган булырга тиеш.

4. Кабынган мичне күзәтү астында тотыгыз, балаларга бу эшне тапшырмагыз.

5. Мичне артык кыздырмас өчен, көненә берничә кат кабызыгыз.

6. Мич кабызганда тиз янучы сыекчалар кулланмагыз. Бу эшне олы кеше генә башкарырга тиеш.

7. Эшләп торучы мичне кузаллап торыгыз.

8. Мич өстендә кием һәм башка әйберләр киптермәгез.

9. Мебельны утка якын куймамыз.

10. Утын артык озынлыкта булырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International