Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре җитү белән янгын сүндерүчеләре өчен эш өстәлә. Янгын чыгу очраклары саны артуы бу вакытка туры килә. Еш очракта төп сәбәп булып мич, электр җылыткыч приборлары белән эшләү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, эчкән хәлдә тәмәке тарту тора.
Куркынычсызлык чараларын искә төшерү өчен Яшел Үзән пожар часте хезмәткәрләре шәһәр һәм район торак секторлары шәхси йортлары буенча рейд үткәрделәр. Бу елны тикшерү эшләренә ирекле пожар отрядлары да кушылды. - Алар янгын сүндерү вакытында гына түгел, профилактик эш алып барырга да зур ярдәм күрсәтәләр, – дип аңлата Яшел Үзән муниципаль районы ОНД өлкән инспекторы, эчке хезмәт капитаны Рамиль Хәзиәхмәтов.
Махсус игътибар спиртлы эчемлекләр артык кулланучы, уңышсыз гаиләләр һәм асоциаль тормыш рәвеше алып баручы гражданнарга бирелде.
Бәладан саклану өчен специалистлар ярдәме генә түгел , йорт хуҗалары тырышлыгы, үз яшәү рәвешенә игътибарлы булуы шулай ук бик мөһим.