Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов бүген Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр махсус янгынга каршы режим булдыру турында Указга кул куйды.
Бу период эчендә пиротехника куллануы тыела:
- Промышленность объктларыннан 1000 метрдан ким ераклыкта.
- Торак йортлардан, масса-күләм кеше булу урыннарда 300 метрдан ким ераклыкта.
Указ Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары башлыкларын пиротехника киң таралуы һәм куллану вакытында янгын чыгу куркынычызлыгы тәэмин итүен таләп итә.
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә, махсус янгынга каршы режим вакытында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү очракларында, штраф икеләтә арта.