Бозда булган вакыйга

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

    Бүген Лаеш районы Ташкирмен поселогы янанда Меша елгасында 2 балыкчы “Нива” машинасында боз астына төшеп киттеләр. Бәхткә каршы, машина бөтенләй батканчы икесе дә вакытында выгып өлгерделәр.

    Мөрәҗәгать Лаеш районы ЕДДСына 8:26 сәгатьтә “Глонасс” системасы аша 112 хезмәте диспетчерыннан килде. “Нептун 11” коткару көймәсендә һәлакәт урынына шунда ук ГИМС хезмәткәрләре юнәлде.

    Соңыннан билгеле булганча, балыктан кайтып баручы балыкчылар ярга 200 метр барып җитмәделәр, тәгәрмәч астында боз ярылып машина бата башлый. Балыкчыларның берсе алдагы тәрәзәне ватып, икесе дә ярга чыгалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International