Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан.

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. 6 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 24 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.

08.12. 2013 ел 00.35  Кайбыч МР, Федоровск авылы, Тутаев урамы, 79 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1960 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International