ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе

      Яр Чаллы шәһәр янгынчылык музеенда Россия янгынчылыгы оешуының 365-еллыгына багышланган “батырлык дәресе” узды. Дәрес барышында  Кунакларга Россия һәм шәһәр янгынчылыгы оешуы турында фильм күрсәттеләр, янгынчы профессиясе турыда сөйләделәр.

 

      Мубаракшина Ильсияр, «ТР ФПС 15 отряд» ФГКУ

      4-5 май төнендә Аксубай районында Наратлык авылында шәхси йорт янды. 2 кеше һәлак булды. Урында Старотатадамск ДПО һәм ТР ФПС ПЧ-102 дежур караулы эшләде.

ТР Россия МЧС Баш идарәсе кисәтә:

-       алкоголь эчемлекләр белән артык мавыкмагыз, яткан килеш тәмәке тартмагыз!

-       балаларны берүзләрен калдырмагыз, элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз;

-       начар хәлдәге электр проводкалары һәм җиһазлары белән эшләмәгез;

-       электр һәм газ җиһазларын кабызган хәлдә калдырмагыз.

Истә тотыгыз: янгын үзеннән үзе чыкмый. Аның сәбәбе – кеше ваемсызлыгы. Эчкән хәлдә кеше үзе һәм бигрәк тә башкалар өчен җаваплылык тота алмый.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 121 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 45 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.


4
май, 2014 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше зарар күргән.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча.   


3
май, 2014 ел
шимбә

      Яз һәм җәй периоды җитү белән коры чирәм янып янгын чыгу очраклары саны арта. Һава салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, урыннар белән коры-сары яну күзәтелә. Бу елны Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре һәм ТР МЧС янгынчылары инде 77 янгын сүдерделәр. Барлыгы 250 кеше катнашты һәм 82 берәмлек техника. Гомуми яну мәйданы 43 мең кв.метр тәшкил итте. Күзәтү эшләре хезмәткәрләре дача участоглары буенча рейдлар уздыра. Махсус янгынга каршы режимы бозучыларга штраф салыначак. Закон буенча коры, кызу һәм җилле һава торышы җитү белән барлык бакча-дача җирләрендә учак, мич кабызу тыела.

      Еш кына язгы янгыннарда кешеләр үзләре гаепле. Дача, йорт алды территорияләрен чистару өчен чүп, кипкән үсемлекләр  яндырыла, балалар учаклар ягалар, һәм үзләре эшләренең корбаннары булалар. Күп еллык чүп үләннәре киң таралган тамырлары ярдәмендә кечкенә учак утын зур мәйдан буенча тиз таратырга мөмкин. Янгынчылар өчен мондый янгынны сүндерүе аеруча авыр эш, һәм зур материаль чыгым.

      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ял итү урыннарында учак алдында игътибарлы булыгыз. Янгын чыгу очрагында “112” номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 53 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булды, 3 кеше коткарылды.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  


2
май, 2014 ел
җомга

Россия һәм Татарстан Республикасы ГТХ (МЧС) Баш идарәсенең меңәрләгән хезмәткәрне берләштергән коллективы 30 апрельдә һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, янгын сагы хезмәте оешуга 365 ел тула.

 

 

Янгын сагының Яңа Чишмә гарнизонында бүген хезмәт итүчеләр составыннан 40 кеше сугышчан әзерлектә – кизү тора. Гарнизон белән Рәшит Кыямов һәм аның урынбасары Илдар Гайфиев җитәкчелек итә. Күзәтү эшчәнлеге бүлегендә (начальнигы Рафаэль Гиниатуллов) – өч хезмәткәр, бердәм кизү тору – диспетчерлык хезмәтендә биш диспетчер эшли. 2013 елгы эш нәтиҗәләре буенча янгын сагының Яңа Чишмә гарнизоны алдынгылар сафына чыккан. Аның начальнигы Рәшит Кыямов, шулай ук янгын сүндерү автомобиле шоферы Иван Стариков (15 еллык стажы бар) Россия ГТХ (МЧС)-нең “Маршал Василий Чуйков“ медале белән бүләкләнгән. 2013 ел дәвамында янгыннарны кисәтү системасын камилләштерү, алдынгы технологияләр һәм заманча техника кертү, районда янгын сүндерү хезмәтен үстерү, ирекле янгын сагын торгызу буенча зур эш башкарылган. Шушы эшнең нәтиҗәләре үзләре хакында үзләре сөйли.

Шәhәрнең 47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында ирекле янгын сүндерү оешмасының Әлмәт бүлеге  балаларның ут белән шаяруы  аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен  кызыклы чара оештырды. 

Әлеге оешма хезмәткәрләре  янгын темасына  сәхнәләштерелгән әкият күрсәтте. Тамашаны барлык балалар да бик кызыксынып карады. Бу чарада алар үзләре дә бик теләп катнашты.

   Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны  бәла-казадан саклап кала алабыз.  Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга  җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.


Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 12 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.  


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      1 майда Казанда Җиңү Паркына Россия янгынчылыгы Көне 365-еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара узды. Янгынчылар кунакларга гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясадылар. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алды. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылды. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы узды. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь  төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International