Янгынчылык 365-еллыгы уңаеннан 1майда Казанда зур чара узды

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

      1 майда Казанда Җиңү Паркына Россия янгынчылыгы Көне 365-еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара узды. Янгынчылар кунакларга гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясадылар. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алды. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылды. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы узды. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь  төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International