Татарстан Республикасында коры чирәмнән ут күчү сәбәбеннән 24 янгын чыкты, 1 кеше һәлак булды, 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Бу елны барлыгы 728 янгын чыгу очрагы теркәлгән, узган ел тиңдәш периодына караганда 12,4% күбрәк (648). Җирле идарә органнары белән коры чирәм һәм чүптән 1365 торак пункт чистартылды, 45 су тәэмин итү чыганагы булдырылды, өстәмә 36 мотопомпа сатып алынды, тагын 211 янгын техникасы булдырылуы карала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 9 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, җитештерү җиһазны монтажлау һәм эзерләү, конструкциядә җитешсезлек булу аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасынд – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Бүген Татарстан Республикасы РФ МЧС Баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы МЧС эш көне эвакуациядән башланды. Сигнал яңгырау белән норматив буенча 7 минут эчендә 192 хезмәткәр эвакуация юлы аша урамга чыгып бүлекләр буенча тезелделәр. Чара Министрлар Аппараты Кабинеты йөкләмәсе аша башкарылды. Шартлы янгын йортның бишенче катында бухгалтерия бүлмәләренең берсендә чыкты. Янгынчылар вакытында урынга килеп җитте, махсус янгын техникасы урнаштырылды. Эш тиз һәм оператив башкарылды.
Янгын чыгу вакытында ирекле янгынчылык хезмәткәрләре урынга беренчеләрдән килеп җитә. Иреклеләр ярдәме белән куркыныч нәтиҗәләр кисәтелә. Янгынчыларның авылларга юлы озак (20 минуттан артык вакыт), шуңа күрә ДПО постлары авылларда күбрәк булдырыла.
Җирле газета материалларыннан. С.Ширяев, Чистай районы ОНД өлкән инспекторы
5 майда Яр Чаллыда №47 кадетлар мәктәбендә Чечня Республикасында хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган Новгородский Андрей Николаевич истәлегенә мемориаль такта ачылды (1978-1999). Андрей Николаевич 1978 елда 17 декабрьдә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 1989-1994 елларда №47 мәктәптә белем ала. 73612 хәрби частьтә разведчик вазифасында хезмәт итә. Батырлык Ордены белән бүләкләнгән. Мемориальны ачу аның апасы Ольга Николаевна ихтыярына куелды.
Ильсияр Мубаракшина, “ТР 15 отряд ФПС” ФГКУ
атарстан Республикасы – “112” оператив хезмәтләрне тиз арада чакырту системасын тулы күләмдә эшләтеп җибәрүне төгәлләгән Россиянең беренче субъекты.
2013 нче елның ноябрендә федераль министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашында ТРның 112 системасының дәүләт сынавы уздырылды. Дәүләт сынауларының нәтиҗәләре уңай дип табылды, ТРның 112 системасын булдыру өлкәсендә тәҗрибәсе һәм эше югары бәяләнгән.
112 системасын эшләтеп җибәрүнең соңгы этабы – ТР территориясендә “112” номерына рәсми статус бирү. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы “Элемтә хезмәтләреннән кулланучыларга ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү максатыннан, ТР территориясендә “112” бердәм номерын куллану турында”гы әмерне бастырган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 156 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә 57 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше зарар күрде, 2 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, элект җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, чуп –чарны һәм үләнне яндырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 8 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Яр Чаллы шәһәрендә “КамАЗ” мәдәният Сараенда Татарстан Республикасы №15 федераль янгынга каршы хезмәт отряды Россия янгынчылыгы 365-еллыгына багышланган чара уздырды. Барлык кунаклар игътибарына махсус янгын техникасы күргәзмәсе оештырылды. “Янгынчы-коткаручы” корпусы кадетлары янгын сүндерү темасына чыгыш ясады. Чара хезмәтендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләрне медаль белән бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.
И.З.Мубаракшина, “ТР 15 отряд ФПС” ФГКУ