Яз һәм җәй периоды җитү белән коры чирәм янып янгын чыгу очраклары саны арта. Һава салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, урыннар белән коры-сары яну күзәтелә. Бу елны Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре һәм ТР МЧС янгынчылары инде 77 янгын сүдерделәр. Барлыгы 250 кеше катнашты һәм 82 берәмлек техника. Гомуми яну мәйданы 43 мең кв.метр тәшкил итте. Күзәтү эшләре хезмәткәрләре дача участоглары буенча рейдлар уздыра. Махсус янгынга каршы режимы бозучыларга штраф салыначак. Закон буенча коры, кызу һәм җилле һава торышы җитү белән барлык бакча-дача җирләрендә учак, мич кабызу тыела.
Еш кына язгы янгыннарда кешеләр үзләре гаепле. Дача, йорт алды территорияләрен чистару өчен чүп, кипкән үсемлекләр яндырыла, балалар учаклар ягалар, һәм үзләре эшләренең корбаннары булалар. Күп еллык чүп үләннәре киң таралган тамырлары ярдәмендә кечкенә учак утын зур мәйдан буенча тиз таратырга мөмкин. Янгынчылар өчен мондый янгынны сүндерүе аеруча авыр эш, һәм зур материаль чыгым.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ял итү урыннарында учак алдында игътибарлы булыгыз. Янгын чыгу очрагында “112” номеры буенча мөрәҗәгать итегез.