Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 121 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 45 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  9 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

05.05.2014 ел  01.59   Аксубай районы,   Сосновка авылы,  Подлесная урамы, 37 нчн йорт.

Ут бер катлы  бүрәнәле шәхси йортта чыга. Янгын турындагы хәбәр  Аксубай районының  102 нче федераль янгынга каршы янгын сүдерү сагына Сосновка торучылардан 1.59 сәгатьтә  килә. Хәбәр соң килү сәбәпле йорт тулаем ут эчендә була, шулай ук каралтыны да камап ала. Беренчеләр булып ирекле янгы сүндерүчеләре килә. Алар күрше йортларны сакларга керешәләр. Берничә минуттан соң, төп көчләр килеп җитә. Йортны сүндергән вакытта суны өч машинадан биреп тордылар. Янган хәрабәләр арасында  янгын сүндерүчеләр ике ир-ат мәетен табалар, 1949 һәм 1961 елгы. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International