4-5 май төнендә Аксубай районында Наратлык авылында шәхси йорт янды. 2 кеше һәлак булды. Урында Старотатадамск ДПО һәм ТР ФПС ПЧ-102 дежур караулы эшләде.
ТР Россия МЧС Баш идарәсе кисәтә:
- алкоголь эчемлекләр белән артык мавыкмагыз, яткан килеш тәмәке тартмагыз!
- балаларны берүзләрен калдырмагыз, элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз;
- начар хәлдәге электр проводкалары һәм җиһазлары белән эшләмәгез;
- электр һәм газ җиһазларын кабызган хәлдә калдырмагыз.
Истә тотыгыз: янгын үзеннән үзе чыкмый. Аның сәбәбе – кеше ваемсызлыгы. Эчкән хәлдә кеше үзе һәм бигрәк тә башкалар өчен җаваплылык тота алмый.