Шәhәрнең 47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында янгыннар килеп чыкмасын өчен кызыклы чара үтте

2014 елның 2 мае, җомга

Шәhәрнең 47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында ирекле янгын сүндерү оешмасының Әлмәт бүлеге  балаларның ут белән шаяруы  аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен  кызыклы чара оештырды. 

Әлеге оешма хезмәткәрләре  янгын темасына  сәхнәләштерелгән әкият күрсәтте. Тамашаны барлык балалар да бик кызыксынып карады. Бу чарада алар үзләре дә бик теләп катнашты.

   Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны  бәла-казадан саклап кала алабыз.  Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга  җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International