Тәүлек эчендә Татарстанда 15 янгын чыккан

2014 елның 3 мае, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 53 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 1 кеше һәлак булды, 3 кеше коткарылды.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. 

 

02.05.2014 ел  02.50  Әгерҗе шәһәре,  Дмитровка урамы, 142 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 78 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1962 елгы ир-ат һәлак булды, 3 кеше коткарылды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International