Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 12 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
01.05.2014 ел 08.32 Норлат районы, Тельмана урамы, 22 нче йорт.
Чуп-чар контейнеры янында янган ир-ар мәете табылды. Элеге кешенең кем икәнлеге һәм фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
01.05.2014 ел 19.32 Казан шәһәре, Сафиуллина урамы, 28 нче йорт.
Ут тугыз катлы панель йортның өченче каттагы бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1982 елгы ир-атны коткаралар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.